2024 елның 7 октябреннән 13 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Дуслык» республика олимпиада үзәгендә «Импульс» профильле сменасы кысаларында инглиз теле, әдәбият һәм җәмгыять белеме буенча укыту-тренировка җыеннары уза.
Анда Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән 181 укучы катнаша. Алар барысы да 2023/2024 уку елының муниципаль, төбәк, йомгаклау этапларында җиңүчеләр һәм призерлар.
Смена инглиз телен, әдәбият һәм җәмгыять белемен өйрәнү юнәлешләре буенча белем бирү процессын, шулай ук катнашучыларга берләшергә һәм дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга һәм үз талантларын ачарга ярдәм итүче мәдәни-ял программасын үз эченә ала.