Казанга Кытайның Чанша шәһәрендәге Хунань педагогика университеты каршындагы урта мәктәптән 30га якын делегат килде.
Алар Татарстан башкаласына 2019 елдан бирле хезмәттәшлек итә торган 183 нче номерлы гимназия чакыруы буенча килделәр. Визит вакытында уку һәм методик алмашу турында биш еллык килешүгә кул куйдылар. Делегациягә Кытай мәктәбе директоры Щие Йонгхонг әфәнде, аның урынбасарлары, инглиз теле укытучысы һәм укучылар гәнрде.
Кунаклар кытай һәм рус телләре дәресләрендә, гимназиянең арт-студиясендә дәресләрдә, мастер-классларда , кече Сабантуйда һәм концертларда булдылар.
Делегация өчен Казан, Иннополис, Раифа монастыре, А.А.Леонов исемендәге Казан федераль университеты планетариясе, югары уку йортының дендрария һәм ботаника бакчасы буенча экскурсияләр үткәрелде.
Кунаклар шулай ук Идел буе районының 19 нчы гимназиясе һәм Совет районының 79 нчы лицее эше белән таныштылар. Делегатлар 183 нче гимназиянең укучылары гаиләләрендә яшәделәр. Аларның Россиягә беренче тапкыр килүләре һәм безнең кунакчыллыкны югары бәяләделәр.