«Студентлар спорты тарихы» проектлары Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2024 елның 11 октябре, җомга

«Студентлар спорты тарихы» Бөтенроссия проектлары конкурсына гаризалар алу дәвам итә. Анда техникумнар һәм көллиятләр, шулай ук илнең югары уку йортлары һәм физкультура-спорт оешмалары катнаша ала. Конкурс студентлар спорты тарихы буенча белем бирү оешмасының, төбәкнең һәм илнең мәдәни һәм тарихи мирасына сакчыл мөнәсәбәт формалаштыручы музей һәм агарту эшчәнлегенең иң яхшы проектларын ачыклау өчен үткәрелә.

Конкурска гаризалар 25 октябрьгә кадәр history@rosstudsport.ru электрон почтасы адресы буенча кабул ителә.

Финал 5-6 декабрьдә Санкт-Петербургта, ИТМО милли тикшеренү университетында «Студентлар спорты үсешенең актуаль мәсьәләләре» ХI Бөтенроссия форумы программасы кысаларында узачак.

Чара турында өстәмә мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International