Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 11 октябрьдә эш визиты белән Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте филиалында булды.
Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов белән ремонт ясалган тулай торакны карады, бүлмәләрдә, тренажер залында, укыту бүлмәләрендә һәм төзекләндерелгән бинада булды. Аннары кунаклар филиалның уку корпусына уздылар, анда көллият студентлары белән очраштылар.