Россиядә «Профессионалитет» кластерларының Бердәм ачык ишекләр көне узачак

2024 елның 18 октябре, җомга

"Профессионалитет" кластерларының Бердәм ачык ишекләр көне Россиянең 79 төбәгендә 19 октябрьдә узачак. Чараларда 8-11 нче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары катнашачак, алар кирәкле эшче һөнәрләре белән таныша алачак, көллият һәм техникум студентлары нинди программалар буенча укуларын һәм илнең әйдәп баручы компанияләренә эшкә урнашу процессының ничек тормышка ашырылуын белә алачак.

Предприятиеләр мәйданчыкларында бу көнне мәктәп укучылары өчен экскурсияләр узачак, анда аларны инфраструктура һәм заманча җиһазлар белән таныштырачаклар. Моннан тыш, балалар педагоглар һәм һөнәр осталары җитәкчелегендә практик биремне үтәүдә үз көчләрен сынап караячак һәм һөнәри сынауларда катнашачак.

Хәзерге вакытта Россиянең 79 төбәгендә икътисадның 24 тармагы буенча «Профессионалитет» федераль проектының 370 кластеры ачылды, аларда 1,4 миллионнан артык студент белем ала

Проект турында тулырак мәгълүматны рәсми сайтта белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International