11 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында «Һөнәри белем бирү оешмаларының белем бирү процессында «Дәрес конструкторы» ясалма интеллект программасын куллану» зона семинар-практикумы узды.
Чараның инициаторы - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Казан сәүдә-икътисад техникумы.
«Дәрес конструкторы» ясалма интеллект программасы педагогка документация йөкләнешен киметүгә ярдәм итә.
Семинарда укыту эше, фәнни-методик эш буенча директорлар урынбасарлары, педагогик, авыл хуҗалыгы һәм нефть эшкәртү профильләре урта һөнәри белем бирү оешмаларының җитештерү буенча укытучылары һәм мастерлары катнашты.