Татарстан Республикасы өчен генә түгел, тулаем Россия өчен дә мәгариф өлкәсендәге тарихи вакыйга. Төрекмәнстан Милли мәгариф институты директоры Байрам Башимов һәм НГПУ ректоры Әлфинур Галиәкбәрова «Төрекмәнстан милли мәгариф институты һәм Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү» имзаладылар. Шулай ук НГПУ ягыннан «Д.Азади исемендәге Төрекмән милли дөнья телләре институты һәм Чаллы дәүләт педагогика университеты арасында хезмәттәшлек турында меморандум» имзаланды.
Төрекмән теле югары уку йорты ректоры Максат Чарыев һәм Әлфинур Галиакбәрова элегрәк үзара файдалы хезмәттәшлек өчен күп кенә перспектив юнәлешләр турында фикер алыштылар, шул исәптән студентлар һәм укытучылар арасында дистанцион форматта тәҗрибә алмашу, фәнни мәкаләләр эшләү турында да.
Төрекмәнстан һәм Россия арасындагы ике яклы документларны имзалау тантанасы бу көннәрдә Ашхабадта уза торган «Здравоохранение, образование и спорт в Эру Возрождения новой эпохи могущественного государства», темасына халыкара фәнни конференция һәм күргәзмә кысаларында тантаналы шартларда узды.