Махсус операцияләрдә катнашучы якташларыбызга ярдәм итү акцияләренә Нурлат районы яшүсмерләре дә бик теләп кушыла. Чираттагы гуманитар миссия кысаларында җирле волонтерлар ЛХРның Лутугино шәһәрендә сугыш ятимнәре өчен балалар йортында булдылар. Бу юлы нурлатлылар җыйган барлык кирәкле әйберләрдән тыш, алар 2 самокат һәм велосипед алып килгәннәр. Балаларга мондый бүләкне 8нче шәһәр мәктәбе укучысы Риназ Миннеханов үзенең әти-знисе белән бергә ясаган.
2 нче мәктәп укучысы Кәрим Сингатуллин да посылга җибәргән. Әмма бу юлы ул гуманитар ярдәм җыюга үзен генә түгел , ә сыйныфташларын да җәлеп иткән.