Казанның кайбер урамнарында хәрәкәтне чикләү аркасында ата-аналарга балаларны бакчага китерү проблемасы килеп чыгарга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, мәктәпкәчә учреждениеләрдә дежур төркемнәр оештырырга телиләр: аларның зарурлыгын ата-аналар арасында узачак сораштыру нәтиҗәләре буенча билгелиләр, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
"Саммит уздыру чорында балаларны генә өйдә калдыру мөмкинлеген тапкан ата-аналар өчен билгеләнгән көннәр өчен түләүне яңадан исәпләү каралган", - дип ачыклык кертте ул.
Ул шулай ук мәктәпләрдә көзге каникуллар 21 октябрьдән башланачагын һәм 29 октябрьгә кадәр дәвам итәчәген искәртте. Өстәмә белем бирү учреждениеләре дә үз эшчәнлеген вакытлыча туктатып тора. Хезмәткәрләр эше дистанцион форматта оештырылачак. Югары уку йортлары һәм сузлар студентлары дистанцион форматта 27 октябрьгә кадәр укыячак.