Кукмарада махсус операция зонасындагы сугышчыларга ярдәм җыю дәвам итә. Мәгариф учреждениеләре дә бу эштә актив катнашалар. “Радуга” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре һәм хезмәткәрләренең хәрбиләр өчен кирәкле акчаны беренче тапкыр гына җыюлары түгел.
"Гуманитар ярдәм җыю буенча оештырыла торган барлык акцияләргә актив кушылабыз. Әти-әниләр дә кушылалар. Бу акциядә актив катнашалар, ярдәм итәләр», - диде 6 нчы “Радуга” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Земфира Ямалова. Гөлназ Миңнуллина - өч бала анасы. Аның кечкенә кызы шушы балалар бакчасына йөри. Күп балалы әни мәктәптә дә, бакчада да уза торган ярдәм җыюлардан читтә калмый.
Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә җыелган ярдәм Мәгариф идарәсенә җибәрелә. Аннары ул җыю пунктына тапшырыла.