Татарстан укучылары октябрь ахырына кадәр һөнәри сынауларда һөнәргә өйрәнә алачак

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Татарстан укучылары һөнәргә өйрәнүләрен дәвам итәләр. «Мәгариф» милли проектына кергән “Киләчәккә билет” федераль проекты кысаларында укучылар белән һөнәри сынаулар октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

"Киләчәккә билет" проектының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, һөнәри сынаулар ике вариантны күздә тота. Теоретик өлештә педагоглар укучыларга белгечлекләрнең киң даирәсен үстерүнең яңа тенденцияләре турында сөйлиләр, ә практик өлештендә балалар теге яки бу һөнәрнең үзенчәлекләре белән танышалар, бу аларга алга таба һөнәри юнәлеш сайларга ярдәм итәчәк. Профсынаулар проектта катнашучыларга теге яки бу эштә нинди белем һәм күнекмәләр кирәклеген аңларга ярдәм итә.

Октябрьдә һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары белем бирү учреждениеләре базасында гомуми белем бирү оешмалары укучылары белән һөнәри сынаулар үткәрү дәвам итә. 2024-2025 уку елында профсынаулар 42 мәгариф оешмасы базасында уздырыла. Барлыгы 236 мәйданчык эшли. 15 ноябрьгә кадәр профсынауларда кимендә 4186 укучы катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International