Конкурста сайлап алу нәтиҗәләре буенча Россиянең 51 субъекты командалары арасында, Татарстан укучыларының җыелма командасы 15-16 октябрь көннәрендә Чиләбе шәһәрендәге Бөтенроссия балалар экология Форумының икенче турында катнашачак.
Форум кысаларында катнашучылар үзләренең шәхси фәнни һәм гамәли эшләрен тәкъдир итәчәкләр, эксперт сессияләрендә, «Экологик һөнәрләр: яңа трендлар һәм мөмкинлекләр» темасына пленар сессиядә ачык диалог форматында катнашачаклар. Форум оештыру комитеты тарафыннан экологик проектларны бәяләү йомгаклары буенча призерларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланачак.
Жирәбә буенча Татарстан мәктәп укучылары командасы «Эко гадәтләрне формалаштыру буенча иң яхшы проект» номинациясендә үз эшен тәкъдим итте.
Командага уңышлы чыгыш ясауны телибез!