Додосов исемендәге Питрәч мәктәбе укучылары МХО сугышчылары өчен окоп шәмнәре тапшырдылар

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

Россия Герое И.А.Додосов исемендәге 1 нче Питрәч мәктәбенең 3 "А" сыйныфы укучылары МХОдагы хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыеп тапшырганнар. Укучылар үз куллары белән солдатлар өчен окоп шәмнәре әзерләгәннәр. Бу хакта “Татар-информ”га Питрәч районы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара Шәрипова балаларда Ватанга мәхәббәт, патриотизм тәрбияли. Алар бергә музейларга, районга патриотик чараларга йөриләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International