Казан укучылары тимерьюлчы һөнәрләренә өйрәнә һәм диплом ала алачак

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

Казан Балалар тимер юлы тәрбияләнүчеләре беренче тапкыр тимер юл эшләре һөнәре буенча белем ала һәм квалификация турында дәүләт таныклыгын ала алачак. Бу хакта Горький тимер юлларының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Укулар 2024 елның IV кварталында башлана. Яшь тимер юлчылар ел дәвамында пассажир вагонын озатучы һәм монтер белгечлекләрен үзләштерә алачак, ә ике ел укыгач тепловоз машинисты ярдәмчесе һәм станция буенча дежурный ярдәмчесе белгечлеген алачаклар .

Диплом алганнан соң, алар Горький тимер юлына эшкә урнаша алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International