Шушы көннәрдә «Кадрлар әзерләү үзәге - Татнефть» базасында һөнәри белем бирү институты оештырган беренче стажировкала үтте. Анда илнең 6 төбәгенең 12 көллиятеннән килгән укытучылар һәм осталар белеа алдылар.
Үзәк уникаль уку базасына ия: 29 уку классы, 15 препаратор, 9 лаборатория, күрсәтмә әсбаплар, җиһазларның һәм инструментларның табигый үрнәкләре белән җиһазландырылган 9 остаханә. Уку процессына информацион технологияләр - бораулауның компьютерлаштырылган тренажер-имитаторлары, скважиналарны капиталь ремонтлау, дугалап эретеп ябыштыру кертелгән.
«Профессионалитет» федераль проекты кысаларында быел гына да көллиятләрдән 4300 дән артык укытучы икътисадның реаль секторы предприятиеләренә стажировкага китте. «Профессионалитет» ФПның максаты гади: көллиятләрдә белем бирүне заманча предприятиеләр ихтыяҗлары өчен мөмкин кадәр практик һәм җайлаштырылган итү.
Педагоглар өчен стажировкалар - алар өчен яңа белемнәр генә түгел, ә студентлар өчен зур перспективалар да. Укытучы практик тәҗрибә ала, үз укыту программасын коррекцияли, көллияткә кайта, анда өйрәнгәннәрен студентларга бирә.