Актаныш районы укучылары махсус хәрби операция сугышчылары өчен окоп шәмнәре әзерләделәр

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Актаныш районының Богады мәктәбе укучылары махсус операция сугышчылары өчен 100 данәдән артык окоп шәме әзерләгән.

Окоп шәмнәре - нәкъ менә Россия солдатларына салкын көннәрдә, бигрәк тә алгы линиядәгеләргә, үзләрен җылытырга, кием киптерергә һәм кыр шартларында су кайнатырга мөмкинлек бирә . Газ баллоныннан аермалы буларак, мондый шәмнәр 4-8 сәгать янырга мөмкин.

Окоп шәмнәре әзерләү өчен, укучылар, консервланган яшелчәләрдән бушаган банкаларны юып киптерәләр, ә калай банкалар кырыен, кулларын имгәтмәс өчен, бөклиләр һәм тигезлиләр. Банкта тишекләр булмавы мөһим, югыйсә аннан эретелгән парафин агып чыгачак.

МХО сугышчылары арасында Богады авылы егетләре дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International