Яр Чаллыга Донецк Халык Республикасыннан 10 октябрьдә 95 өлкән сыйныф укучылары килде. Алар Ясиноватая, Макеевка, Авросиевка шәһәрләреннән Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Университет сменалары» федераль проектында катнашучы14 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар . Балалар “Бумажник” балаларны сәламәтләндерү лагеренда онытылмаслык 10 көн үткәрәчәкләр.
Балаларны 4 отрядка бүлгәннәр, алар 2 корпуста яшиләр. Балаларга Яр Чаллының истәлекле урыннарын күрсәттеләр, шәһәр дельфинариясендә булдылар, тарихи Алабугага барып кайттылар. Өлкән сыйныф укучыларын Яр Чаллы педагогика университеты белән таныштырдылар. Смена азагында "Мастеровые" рус драма театры үзенең спектаклен карага чакырды.