Татарстанда фәнни волонтерлар санын 2,5 мең кешегә кадәр арттырырга телиләр, ә фәнни-популяр туризм маршрутлары санын унга кадәр. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни-техник сәясәт бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Җәлил Мотыйгуллин министрлыкның 2025 елга максатлар һәм бурычлар формалаштыру мәсьәләсе буенча иҗтимагый совет утырышында хәбәр итте. «Фән һәм технологияләр уньеллыгы сайтында фәнни проектлар теркәлгән база булдырыла, анда волонтерларны җәлеп итү планлаштырыла» - диде Мотыгуллин. Аның сүзләренә караганда, әлеге сайтта укучы яшьләр фәнни волонтерлар буларак теркәлә ала.
Утырышта катнашучылар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы киләсе елда эшли башларга мөмкин булган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Бурычларның берсе фәнни проектларга волонтерлар сыйфатында җәлеп ителә торган югары сыйныф укучылары һәм студентлар санын арттыруга кагыла.
ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Асия Тимирясова республика халкына аңлаешлырак булсын өчен әлеге максатның формулировкасын эшләп бетерергә тәкъдим итте. Тагын бер бурыч республикада гамәлдәге фәнни-популяр туризм маршрутлары санын арттыру белән бәйле.