Казан укучыларының каникуллары башланды

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

БРИКС саммиты вакытында Казанда мәктәпләр, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре ничек эшләячәкләре турында.

Казанның барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә 21 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр көзге каникуллар булачак. Бу вакытта аларда административ командалар гына эшләячәк. Бу чорда балалар белән күчмә чаралар туктатыла.

Шәһәр балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшләячәк. Балаларын өйдә калдыра алган ата-аналарга, ул көннәр өчен түләүне яңадан исәпләячәкләр.

Өстәмә белем бирү учреждениеләре 21-24 октябрьдә үз эшләрен туктатып тора. Хезмәткәрләр эше дистанцион форматта оештырылачак. 25 октябрьдән гадәти эш режимына кайтачаклар.

Югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары студентлары 27 октябрьгә кадәр дистанцион форматта укыячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International