Казанның 33 нче балалар бакчасы Россиянең иң яхшы инклюзив балалар бакчасы булды

2024 елның 18 октябре, җомга

Бүген Мәскәү мәгариф сыйфат үзәге базасында «Россиянең иң яхшы инклюзив мәктәбе-2024» XI Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр игълан ителде. «Иң яхшы инклюзив балалар бакчасы» номинациясендә беренче урынны Казанның Идел буе районы катнаш төрдәге 33 нче балалар бакчасы алды.

«Иң яхшы инклюзив мәктәп - 2024» бөтенроссия конкурсы финалы Мәскәүдә 16-18 октябрьдә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International