Бүген Аксубайда яңа унике фатирлы йорт кулланылышка тапшырылды. Йорттан ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга алты фатир бирелде. Шулай ук бу йортта бүген социаль наем буенча фатир алган кешеләр дә өй туе уздыра. Фатирлар яшәү өчен тулысынча әзер, сантехника, газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары белән җиһазландырылган, домофоннар урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ятимнәр һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар белән эшләү, аларны торак урыннары белән тәэмин итү буенча башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы булып тора.