Татарстанда инде дүртенче ел юлда үзеңне имин тоту кагыйдәләре буенча мәгълүмати-уен курсы уза.
Бу көздә укучыларны күбрәк тарту өчен өйрәнү чаралары күчмә форматта планлаштырылган. Алар ноябрь аенда Казан мәктәпләрендә узачак. Юл хәрәкәте иминлеге буенча интеллектуаль уенын «#знаюсоблюдаюПДД» 1,5 мең мәктәп укучысы узачак.
Проектны оештыручылар - «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең тормыш иминлеге фәнни үзәге. Дәресләр күңел ачу элементларын үз эченә алган форматта узачак, шуңа күрә мәгълүматны үзләштерү җиңелрәк һәм күңелле булачак.