19 октябрьдә "Профессионалитет" кластерларының Бердәм ачык ишекләр көне Россиянең 79 төбәгендә старт алды.
Чаралар урта һөнәри белем бирү оешмаларында, шулай ук предприятиеләр мәйданчыкларында уза. 8-11 нче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары кирәкле эшче һөнәрләре белән танышалар, көллиятләр һәм техникум студентларының нинди программалар буенча укулары һәм яшьләрне илнең әйдәп баручы компанияләренә эшкә урнаштыру процессы ничек тормышка ашырылуы турында беләчәкләр.
2024 елның апрелендә Бердәм ачык ишекләр көне чаралары көндезге һәм дистанцион форматларда 690 меңнән артык кешене берләштергән. 73 меңнән артык укучы эш бирүче предприятиеләр мәйданчыкларында экскурсиядә булды, 17 мең бала һөнәри сынаулар узды.
Хәзерге вакытта Россиянең 79 төбәгендә «Профессионалитет» федераль проектының 24 тармак буенча 370 кластеры ачылды, аларда 1,4 миллионнан артык студент белем ала. Кластерлар 1250 урта һөнәри белем бирү оешмасын һәм ике меңгә якын предприятиене берләштерә, алар көллият һәм техникумнарны тәмамлаучыларга эш урыннары бирә. Проект партнерлары икътисадның реаль секторы предприятиеләре, кече һәм урта бизнес, шулай ук социаль өлкә предприятиеләре.
«Профессионалитет» федераль проекты 2022 елда эшли башлады.