Мәскәүдә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләрен оештыру һәм аларның эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча ХI Бөтенроссия киңәшмәсе узачак

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

22 октябрьдә “Югары икътисад мәктәбе” илкүләм тикшеренү университеты” югары белем бирү ФДБМУнең Мәдәни үзәгендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләрен оештыру һәм аларның эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча ХI Бөтенроссия киңәшмәсе узачак.

Киңәшмәне уздыруны Россия Мәгариф министрлыгы «Балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә оештыра. Киңәшмә балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау системасы органнарының һәм учреждениеләренең ведомствоара хезмәттәшлеген координацияләү органы буларак эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында үткәрелә.

Чарада балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Хөкүмәт комиссиясе әгъзалары, Россия Федерациясе субъектларының күрсәтелгән комиссиясе, региональ террорчылыкка каршы комиссия, федераль хакимият органнары, иҗтимагый һәм башка оешмалар вәкилләре катнашачак.

Үткәрү көне: 2024 елның 22 октябре.

Үткәрү урыны: Мәскәү шәһәре, Покровский бульвар, 11 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International