Казанда милли мәгарифнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

17 октябрьдә Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең яңа бинасында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова катнашында Татарстан муниципаль идарәләренең (бүлекләренең) милли берәмлеге буенча методистлар өчен киңәшмә үткәрелде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова республиканың мәгариф оешмаларында туган телләрне өйрәнү турында сөйләде, КФУның Филология һәм мәдәниятара элемтәләр институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөктәсимова 2023-2024 уку елында төп дәүләт имтиханын тапшыру нәтиҗәләрен анализлады, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү бүлеге башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина министрлыкның календарь планы нигезендә үткәрелә торган чаралар турында мәгълүмат бирде. Шулай ук "Салават күпере", "Сабантуй" журналлары мөхәррирләре белән дә очрашу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International