Яр Чаллыда Виктор Поташов исемендәге техник көллият укучылары хәрбиләр өчен коры душ әзерләгәннәр. Гуманитар ярдәмне алар беренче тапкыр гына җибәрүләре түгел. Дәресләрдән буш вакытта, алар Җиңүгә үз өлешләрен кертергә тырышалар.
Көллиятнең тәрбия эше буенча директор киңәшчесе Оксана Тихонова беренче курс студентларына ни өчен губка сыйфатында агроволокно кулланылуын аңлаткан. Аның сүзләренә караганда, волонтерлар һәм активистлар материалларның төрле төрләрен тикшергәннәр. Агроволокноны махсус эремә белән эшкәртәләр, ул су белән контактка керә һәм күбек барлыкка китерә. Гигиена процедурасын нәкъ менә шуның белән үткәрергә мөмкин дә инде. Шулай ук коры душ составына кечрәк сөлге һәм куллану буенча инструкция дә керә.
Көллият хезмәткәрләре һәм укучылары 4 мең чамасы коры душ һәм якынча 3 мең окоп шәме әзерләгәннәр һәм алгы сызыкка җибәргәннәр. Хәзер алар хәрбиләр өчен яңа посылка җыялар.