Кукмараның 1 нче гимназиясендә сугышчы истәлегенә мемориаль такта урнаштырдылар

2024 елның 22 октябре, сишәмбе

Кукмараның 1нче гимназиясендә икенче мемориаль такта куйдылар. Укучылар, укытучылар, дуслары, туганнары Алмаз Ягъфәровны искә алырга һәм гаиләсенә ярдәм сүзләрен җиткерергә җыелдылар.

Ул узган елның 19 ноябрендә, Авдеевканы штурмлау вакытында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Алмаз Ягъфәровны белгән кешеләрнең хәтерендә , ул- ярдәмчел, хезмәт сөючән һәм батыр булып истә калган. "Минем улым үзе теләп китте. Геройларча һәлак булды. Без аны алып кайтып җирләдек. Бүген бирегә килүчеләрнең барысына да рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә, мондый югалту ачысын берәүгә дә күрергә язмасын иде”, - диде хәрбинең әтисе Илдар Ягъфәров.

"Ул бездә 1дән 9 нычы сыйныфка кадәр укыды. Үрнәк укучы, тырыш, спортны ярата, барлык чараларда катнаша иде, дуслар күп иде", - дип билгеләп үтте 1 нче гимназия директоры Васил Касыймов.

Мемориаль такта ачу тантанасында аның дуслары һәм сыйныфташлары җылы хатирәләр белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International