«Океан» бөтенроссия балалар үзәгендә, Мәскәү педагогика дәүләт университеты, Пермь дәүләт гуманитар-педагогика университеты, Самара дәүләт социаль-педагогика университеты һәм Омск дәүләт педагогика университеты мәйданчыкларында октябрь ахырына кадәр илнең 22 төбәгеннән тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директорларның киңәшчеләре укулар уза. Укыту нәтиҗәләре тәрбия бирү буенча эш программасының вариатив модулен эшләү булачак, аны педагоглар киләчәктә һөнәри эшчәнлекләрендә куллана алачак. Чара Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.
Программада катнашучылар һөнәри тәҗрибә алмаша, илнең әйдәп баручы педагогик югары уку йортлары укытучылары лекцияләрендә, Россия балалар-яшүсмерләр үзәге, Балачак, гаилә һәм тәрбия өйрәнү институты, «Знание» Россия җәмгыяте, «Движение Первых» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте экспертлары мастер-классларында була.
Педагоглар шулай ук тәрбия эшенең заманча ысуллары һәм технологияләре теориясе һәм практикасы, нәтиҗәле аралашу кораллары белән танышачак, гаиләләрнең типологиясе һәм ата-аналар белән үзара хезмәттәшлек итү рәвешләре турында беләчәкләр. Лекцияләрдә һәм практик сессияләрдә аларга укучы үзидарәнең үсеше һәм «Мөһим сөйләшүләр» дәресен үткәрүнең үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр.
Әлеге чара «Балачак навигаторлары» бөтенроссия проекты «Мәгариф» илкүләм проектының «Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү» федераль проекты кысаларында Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.