РФ Мәгариф министрлыгы 2025/2026 уку елына Бердәм дәүләт имтиханы өчен минималь балларны раслады. Тиешле документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган.
Аерым алганда, киләсе уку елында рус телен һәм җәмгыять белеменнән 42 балл җыярга кирәк булачак. Информатика буенча ким дигәндә 44 балл булырга тиеш, география һәм әдәбият буенча - 40. Математика, физика, химия һәм биологиядән 39 балл булырга тиеш. Тарих өчен минималь бусага 35 балл дәрәҗәсендә билгеләнгән, ә чит телләр өчен - 30дан.