Мәскәүдә «Гостиный двор» күргәзмә үзәгендә 26 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр инвалидлар һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча илкүләм чемпионат финалы узачак. Чемпионат «Профессионалитет» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Быел ул «Хыяллан! Эшлә! Җиң! "дивизы астында үтә.
«Абилимпикс» Россия хәрәкәтенең төп максаты – инвалид һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә комплекслы һөнәри тернәкләндерү механизмнарын булдыру, шулай ук җәмгыятьтә социомәдәни инклюзияне үстерү.
Бүген чемпионат илнең барлык 89 төбәген үз эченә ала, ярыш компетенцияләре саны ун ел эчендә җиде тапкыр арткан, 29 дан 206 га җиткән.