"Профессионалитет" амбассадорларының яшьләр форумы Грозный шәһәрендә Чечен дәүләт педагогика университеты мәйданчыгында узды. Форумны оештыручылар - Россия Мәгариф министрлыгы һәм Һөнәри белем бирүне үстерү институты.
Чара 22-23 октябрьдә узды һәм Россиянең 79 төбәгеннән 500дән артык катнашучыны: амбассадорларны һәм аларның куратор педагогларын берләштерде. Экспертлар буларак Һөнәри белем бирүне үстерү институты вәкилләре, «Профессионалитет» федераль проектының партнер- предприятиеләре, шулай ук «Ел остасы» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр, СПО системасының әйдәүче педагоглары чыгыш ясады.
Амассадорлар өчен шулай ук мастер-класслар уздырдылар.