Татарстанда балалар һәм яшьләр арасында буллинг, деструктив хәрәкәтләр һәм суицидлар белән көрәш буенча ведомствоара эшче төркем булдырылды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле күрсәтмәсенә республиканың Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Яңа ведомствоара структура булдыруның максатлары итеп балалар һәм яшьләр арасында деструктив хәрәкәтләр таралуны кисәтү, балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, яшьләр арасында суицидаль тәртипне кисәтү аталды. Эшче төркем җитәкчесе итеп Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева билгеләнде. Аның урынбасарлары ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин булды. Җавап секретаре итеп ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының югары, урта һөнәри белем һәм фән бүлеге башлыгы Андрей Выборнов билгеләнде.