Татарстанда 19 октябрьдә “Профессионалитет” федераль проектының Бердәм ачык ишекләр көне узды, анда 50 мең кеше катнашты. Чара кысаларында 8-11 сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары эшче һөнәрләре белән таныштылар, көллият һәм техникумнар студентларының нинди программалар буенча укулары, яшь кешеләрне илнең әйдәп баручы компанияләренә эшкә урнаштыру процессы ничек тормышка ашырылуы турында белделәр. Проектта катнашучы предприятиеләрдә укучылар өчен экскурсияләр һәм һөнәри сынаулар узды.
«Профессионалитет» федераль проекты Мәгариф министрлыгы инициативасы белән эшли башлады. Ул бизнес һәм көллиятләр арасында тыгыз хезмәттәшлеккә нигезләнгән.