Түбән Камада "Аталан" белем бирү форумы узды

2024 елның 25 октябре, җомга

25 нче октябрь көнне Түбән Каманың 34 нче гимназия-интернат базасында "Аталан" VIII Бөтенроссия мәгариф форумы узды. Форум 2017 елдан бирле уздырыла һәм чуваш телен үстерүгә юнәлтелгән. Татарстанда чуваш телендә укытучы бердәнбер гимназия Түбән Камада эшли. Чарада республиканың 13 муниципаль районыннан 300 кеше катнашты. Болар этномәдәни юнәлешле чуваш мәктәбе укучылары һәм укытучылары.

Башкортстан Республикасының Бәләбәй шәһәре чуваш гимназиясе укучылары һәм укытучылары кунак итеп чакырылган иде.

Көн дәвамында балалар чуваш мәктәбе спикерлары үткәргәнт квестта, тренингларда, интенсивларда төрле биремнәр башкардылар.

Туган тел (чуваш) укытучылары өчен түгәрәк өстәл оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International