«Татарстанның ел студенты - 2024» премиясенә гариза тапшыру кампаниясе башланды

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

Быел премиягә тагын ике актуаль номинация - «IT-открытие года», «Стартап года» өстәлгән, шулай ук «Студентлар спорт клубы» номинациясен яңадан форматлаштырганнар, хәзер ул «Ел берләшмәсе» дип атала, дип хәбәр итте ТР яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков «Татар-информ» матбугат конференциясендә.

XX Республика премиясенең "Ел студенты-2024 " гаризалар кампаниясе 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

"Ел студенты-2024 " премиясенең Гран-при җиңүчесе өстәмә рәвештә чит ил югары уку йортларының берсендә интеллектуаль белемке арттыру өчен уникаль мөмкинлек алачак» - дип сөйләде Ринат Садыйков. Конкурста ел саен төрле вузлардан 500дән артык кеше катнаша. Конкурста кызыксындырган теләсә кайсы өлкәгә 20 номинация күрсәтелгән.

15 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр читтән торып этаплары узачак. 2 декабрьдән 16 декабрьгә кадәр – көндезге этаплар, анда ачык үзпрезентацияләр форматында чыгыш ясарга һәм укучылар һәм студентлар алдында лекцияләр укырга кирәк булачак. 25 гыйнварда җиңүчеләрне Рөстәм Миңнеханов бүләкләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International