Сәләтле балаларны ачыклау, аларны иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү максатында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел саен балалар һәм яшүсмерләр театрларының “Сәйяр” республика фестивале уздырыла.
Беренче яртыеллыкта мәктәп һәм муниципаль этаплар үтте, аларның нәтиҗәләре буенча республика этабына татар, чуаш, удмурт, мари, мордва телләрендә 336 гариза кергән.
Читтән торып республика этабыннан соң, зона ярышларына 100 коллектив үтте. Аларның чыгышларын 23 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр жюри әгъзалары - Әлмәт шәһәрендә (Ютазы, Нурлат, Яңа Чишмә, Бөгелмә, Сарман, Зәй, Мөслим, Минзәлә, Азнакай районнары , Әлмәт), Буа (Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Буа), Яр Чаллы (Актаныш, Менделеевск, Алабуга, Әгерҗе, Чирмешән, Мамадыш, Яр Чаллы), Арча (Саба, Теләче, Кукмара, Кукмара, Биектау, Балтач, Әтнә, Арча районнары) бәяләде.
Спас, Әлки, Чистай, Балык Бистәсе, Лаеш, Питрәч, Яшел Үзән районнары һәм Казан шәһәре коллективлары ноябрьдә Казан шәһәрендә жюри әгъзалары алдында чыгыш ясаячак.
Фестивальгә ноябрь ахырында йомгак ясалачак.
Исегезгә төшерәбез, “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрларының республика фестивален үткәрү “Һәр баланың уңышы” федераль проекты кысаларында “Мәгариф” милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.