2024 елның 28 октябрендә Нурлат шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында республиканың инструктив-методик семинары узды, анда табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле предметлар укыту методикасын камилләштерү мәсьәләләре, шулай ук «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләрендә белем бирү эшчәнлеген оештыру алымнары турында фикер алыштылар.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф үсеше институтының фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Шәмсетдинова Лариса, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларының гомуми белем һәм йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы Сәүбәнова Лилия, Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкинеев, Нурлат районы мәгариф идарәсе җитәкчесе, белгечләре һәм методистлары катнашты.
Нурлат муниципаль районында «Заманча мәктәп» федераль проектының «Мәгариф» милли проекты кысаларында 2019 елдан авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә урнашкан 17 мәктәптә «Үсеш ноктасы»мәгариф үзәкләре төзелде.