2024 елның 29 октябрендә, Казан шәһәренең «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында рус теле һәм әдәбияты укытучыларының республика форумы уздырыла. Форум эшендә республиканың 300 дән артык рус теле һәм әдәбияты укытучысы, методик берләшмәләр җитәкчеләре һәм мәгариф идарәләре методистлары катнаша.
Катнашучыларны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова сәламләде.
Пленар утырышта рус теле», «әдәбияты» гомуми белем бирү предметлары буенча предмет комиссияләре рәисләре 2025 елгы нәтиҗәләрне анализлау нигезендә 2025 елда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек мәсьәләләре буенча чыгыш ясый.
Рус теле һәм әдәбияты буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек технологиясе һәм методикасы, шулай ук рус теле һәм әдәбияты буенча олимпиада әзерлеге үзенчәлекләре секцияләрдә үткәрелә.