“Имин юллар” Бөтенроссия олимпиадасы “Учи.ру” белем бирү платформасында 24 сентябрьдән 27 октябрьгә кадәр барды. Анда республиканың 134 мең 234 укучысы катнашкан. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
Биремнәрдә җәяүле кичүләрдә һәм автомобиль транспортында куркынычсыз тәртип күнекмәләренә игътибар ителде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, онлайн-ярыш «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты ярдәмендә бишенче ел рәттән уздырыла. Агымдагы елда бөтен Россия буенча олимпиадада катнашу нәтиҗәсендә 5,5 млн укучы юлда йөрү кагыйдәләрен белү дәрәҗәен арттырган , бу узган ел белән чагыштырганда 10% ка күбрәк.