Болгар мәктәбе укучылары МХО сугышчылары өчен үлән чәйләре әзерләгәннәр

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

атарстанның Спас районы Болгар шәһәренең 2 нче номерлы мәктәбе укучылары МХО сугышчыларына үлән чәе салынган посылка җыеп җирле пунктка тапшырганнар. Хәзер посылка МХО зонасына китәчәк беренче гуманитар йөк белән барачак.

Үлән чәен укучылар үзләре "Музей чәе" түгәрәгендә ясаганнар. Балалар әти-әниләре белән бергә җиләк-җимеш, үлән әзерләгәннәр, аларны киптереп бүләк җыелмаларына төреп куйганнар . "Мөгаен, безнең солдатларның термослары бардыр. Чәй пешерсеннәр, чөнки бу үләннәр һәм җиләк-җимешләр туган җирләреннән бит. Менә бу чәй аларга көч бирер. Ә аларга Ватанны дошманнан саклану өчен көч кирәк! "- диләр укучылар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International