Спас тармак технологияләре техникумы студенты Егор Скрипаль инвалид һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык милли чемпионатында абсолют җиңүче булды.
Егор Скрипаль "Клининг" компетенциясендәге "Специалист" категориясендә иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәтте. Аның остазы һәм педагогы Екатерина Герасимова, ул студентны ярышларга әзерләгән һәм озата барган, максимум икенче урын булыр дип исәпләүләрен әйтә, әмма, җиңүгә омтылыш көчле иде ди.