Рособрнадзор җитәкчесе 11 ноябрьдә ата-аналар белән Бөтенроссия очрашуы уздырачак

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев 11 ноябрьдә көндезге сәгать 11:00 дә ата-аналар белән ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия очрашуын уздырачак.

Очрашу барышында Анзор Музаев һәм ведомство белгечләре БДИ һәм ОГЭ оештыруга һәм уздыруга, рус теле буенча йомгаклау иншасы һәм йомгаклау әңгәмәсенә, бөтенроссия тикшерү эшләренә (ВПР), белем бирү сыйфатын тикшерүгә, мәктәпләрдә контроль эшләр санына, педагогларга документлар йөкләмәсен киметүгә, башка актуаль темаларга кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк. Анзор Музаевка сорауларны Рособрнадзорның "ВКонтакте" социаль челтәрендәге битендә һәм ege@obrnadzor.gov.ru электрон почтасы аша алдан ук бирергә мөмкин.

Сорауларны язма рәвештә яки видеомөрәҗәгать форматында җибәрергә мөмкин. Иң популяр һәм кызыклы сорауларга җаваплар очрашу барышында биреләчәк. Туры эфирда очрашуны трансляцияләү Рособрнадзорның "ВКонтакте" һәм Rutube берләшмәләрендә алып барылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International