Казанның Вахитов районында урнашкан Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның математика укытучысы Елена Сошникова "Математика" секциясендә “Вклад в поколение” Бөтенроссия грантлар конкурсында җиңүче булды.
Грант күләме 150 мең сум тәшкил итә. Конкурска барлыгы дүрт мең кеше гариза биргән – алар кимендә бер ел эш стажы булган өлкән сыйныф педагоглары. Катнашучылар барлык этапларда предмет һәм методик бурычларны хәл итә белүләрен күрсәттеләр, математикадан дәрес планнары төзеделәр, жюри әгъзалары белән әңгәмәләр үткәрделәр.
Экспертлар советына 11 кеше кергән, алар арасында РФнең атказанган укытучысы Александр Блинков, физика буенча халыкара олимпиадаларда катнашуга әзерлек буенча Россия җыелма командасы тренеры Юрий Скаков, Мәскәү дәүләт университеты доценты Константин Парфенов бар иде.
Конкурсның максаты - бөтен ил сәләтле математика, информатика һәм физика укытучыларына ярдәм итү, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе.