16-17 ноябрьдә Казанда «Тау Фест» өченче гаилә китап фестивале узачак. Оештыручы - "Бәхетле тарихлар" хәйрия фонды.
«Тау Фест» китап фестивале - татарстанлылар тормышында мөһим мәдәни вакыйга, ул Россиянең, Беларусь Республикасының танылган язучыларын, шулай ук нәширләрне, рәссамнарны һәм укучыларны берләштерә. Фестиваль «Московский» мәдәни үзәгендә (Академик Королев ур., 47) узачак, анда Россиянең эре шәһәрләреннән 30 нәшрият тәкъдим ителәчәк.
Китап фестиваленең төп максаты – гаилә белән уку культурасын формалаштыру, балаларның һәм ата-аналарның уртак ялын, танып белү һәм иҗат эшчәнлеген оештыру аша укучыларның кызыксынуын арттыру. Программада танылган балалар язучылары һәм яшүсмерләр өчен китаплар авторлары белән очрашулар, рәссам-иллюстраторлар белән иҗади очрашулар, китап яңалыкларын тәкъдир итү, мастер-класслар, лекцияләр, өстәл уеннары, мультфильмнар һәм нәфис фильмнар күрсәтү, әдәби квизлар - бер урында төрле яшьтәгеләр өчен 50 дән артык күләмле чара каралган!
«Тау Фест» фестиваленең эш графигы:
16 ноябрь көнне 11:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр
17 ноябрь көнне 11:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр.
Керү ирекле.