Практик әзерлек үзәгендә «Пилотсыз авиация системалары» милли проекты кысаларында «БАС» республика спорт ярышлары узды.
Ярышларда Татарстан Республикасының 19 мәктәбеннән 38 укучы катнашты. Ярышлар ике яшь төркемендә узды: 12-14 һәм 15-17 яшьлекләр. Ярышлар барлыгы дүрт сценарийны үз эченә алган, аларның өчесе техник симуляторда үткәрелсә, бер сценарий "тере очыш" трассасын узуга багышланган иде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 8 укучы “Абсолют җиңүче” титулына ия булды, 8 укучы 1 урынны яулады, 8 укучы 2 дәрәҗә дипломант һәм 8 укучы 3 дәрәҗә дипломант булды.
Педагогик хезмәткәрләр өчен, ярышлар кысаларында, өстәмә белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең пилотсыз авиация системалары өлкәсендә проектларны үстерү бүлеге башлыгы урынбасары - Найденов Владимир Андреевич катнашында түгәрәк өстәл оештырылды.