Татарстан җыелма командасы «Абилимпикс» чемпионатында икенче урынны алды

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан җыелма командасы инвалид һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Абилимпикс» милли чемпионаты финалының гомумкоманда зачетында икенче урынны алды. Алар барлыгы 26 алтын, 22 көмеш һәм 18 бронза медаль яулады.

Унынчы чемпионат Мәскәүдә 26 - 29 октябрьдә узды. Бүген Татарстан командасы Казанга кайтты, аларны тимер юл вокзалында тантаналы рәвештә каршы алдылар.

"Бу инде ун ел рәттән уза торган бик җитди ярыш. Татарстан бу чемпионатта актив катнаша. Безнең республиканы 96 конкурсант тәкъдим итте, ә аларны озата баручылар, остазлар, экспертлар, ишарә теле тәрҗемәчеләре белән - 234 кеше. Бу бик зур тату гаилә. Без анда катнашучылар белән бик горурланабыз», - дип белдерде журналистларга ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. Аның сүзләренә караганда, Татарстан җыелма командасы, Мәскәүдән генә калышкан. "Чемпионатта бөтен Россиядән меңнән артык конкурсант катнашты. Көрәш Мәскәү өлкәсе, Татарстан һәм Санкт-Петербург арасында каты булды. Нәтиҗәдә Санкт-Петербург өченче урынны алды ", - дип хәбәр итте Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International