Татарстанда ел саен бирелә торган «Ел студенты» премиясен алуга гаризалар кабул итү дәвам итә

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

«Татарстан Республикасы ел студенты - 2024» премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурсантлар өчен барлыгы 20 номинация каралган.

Анда 16 яшьтән 28 яшькә кадәрге, Татарстанда югары белем бирү программалары буенча белем алучы яшьләр катнаша ала. Премия аерым студентларга яки коллективларга бирелә.

Студентлар үзидарәсендә, фәнни эшчәнлектә, иҗтимагый проектларда, спортта, иҗади үзешчән эшчәнлектә кандидатларның казанышлары күрсәтелергә мөмкин. «Ел студенты» конкурсының төп номинациясендә җиңү, студентлар тормышының барлык юнәлешләрендә иң яхшы дип танылган кандидатка биреләчәк.

Гаризаны 9 ноябрьгә кадәр сайтта бирергә мөмкин. Катнашучыга анкета тутырырга һәм портфолио җыярга кирәк. 10сыннан 29 ноябрьгә кадәр экспертлар гаризаларны га читтән торып караячак . Көндезге этап 2 декабрьдән ачык презентацияләрдән башлана, дип хәбәр итә балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.

Бүләкләү тантанасы 2025 елның 25 гыйнварында узачак. Һәр номинациядә җиңүчеләр акчалата призлар һәм бүләкләр, ә гран-при иясе "Алгарыш" программасы буенча дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында бушлай уку мөмкинлеге алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International