«Артек» Халыкара балалар үзәгендә 8-10 нчы сыйныф укучылары арасында «Большая перемена» бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне игълан иттеләр.
Иң яхшылар арасында - Татарстаннан 42 яшүсмер бар. 10 нчы сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр үз-үзләрен камилләштерүгә һәм укуга 1 млн сум, шулай ук югары уку йортларына кергәндә казанышлар портфолиосына өстәмә баллар алдылар.
Призерлар - белем алу өчен 200 мең сум. 8-9 нчы сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр өчен приз 200 мең сум тәшкил итте, ә призёрларга 100 мең сум . Конкурста җиңүчеләрне әзерләгән педагог-остазлар 150 мең сум һәм партнерлардан белем бирү программасын узу мөмкинлеген алдылар. Призерлар әзерләүче педагог-остазларга 50 мең сум биреләчәк.