Мәскәүдә "Учпром-2024" II Милли уку сәнәгате съезды старт алды. Анда федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары вәкилләре, педагогик хезмәткәрләр һәм уку җиһазлары җитештерүчеләр Россия мәгариф оешмаларын җиһазландыру мәсьәләләре буенча фикер алышалар.
«Мәгариф» милли проекты буенча илнең төрле төбәкләрендә бүген мәктәпләр төзелә һәм яңартыла. Без бу эшне дәвам итәчәкбез. Моннан тыш, Россия Президенты Владимир Владимирович Путин кушуы буенча 2025 елдан балалар бакчалары һәм көллиятләр өчен капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырылачак», – диде Наталья Костюк.
Съездның беренче көнендә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Дәүләт гомумбелем бирү сәясәте һәм мәктәпкәчә белем бирүне үстерү департаменты директоры урынбасары Наталья Костюк катнашты. Ул илдә бердәм белем бирү тирәлеген формалаштыру буенча ведомство эше турында сөйләде һәм бу юнәлештә федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары, эксперт һәм ата-аналар бергәлеге, укыту җиһазлары җитештерүчеләр белән бергәләп эшләүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Ул, шулай ук, бүген укучылар белән һөнәри юнәлеш эшенә, квалификацияле укытучылар әзерләүгә һәм психологик-педагогик сыйныфлар булдыруга аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте.
Съезд Федерация Советы, Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия мәгариф академиясе (РАО) ярдәмендә балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе тарафыннан үткәрелә.