Яңа кушылган төбәкләргә эшкә киткән укытучыларга түләүләр 2 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин

2024 елның 1 ноябре, җомга

Авыл җирлегенә һәм Донецк һәм Луганск халык республикаларына, Запорожье һәм Херсон өлкәләренә эшкә китүче педагогларга бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләрен 2 миллион сумга кадәр арттыру планлаштырыла. Тиешле карар проекты Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан әзерләнгән һәм проектларның һәм норматив актларның рәсми порталында бастырылган.

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 26 декабрендәге 1642 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында» карар проекты белән ДХР, ЛХР, Запорожье һәм Херсон өлкәләре педагогларына «Земский учитель» программасын тарату каралган. Программа кысаларында авыл җирлегенә, эшчеләр поселоклары, 50 мең кешегә кадәр халкы булган кече шәһәрләр һәм шәһәр тибындагы поселокларга килгән укытучылар Ерак Көнчыгыш федераль округында 2 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре ала, Россиянең башка төбәкләрендә ул 1 миллион сум тәшкил итә. Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләренә эшкә килгән укытучыларга түләүне 2 миллион сумга кадәр арттырырга тәкъдим ителә. Документта карар проектын кабул итү өстәмә бюджет акчаларын бүлеп бирүне таләп итмәячәк, диелә.

Россия Федерациясе Хөкүмәте кабул иткән карар 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керер дип планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International